(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты һәм юл эшләре программасының барлык объектлары да мәҗбүри сыйфат контроле узачак.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, илкүләм проектта каралган эшләрне республиканың әйдәп баручы юл оешмалары башкара. «Алар килгән материалларның сыйфатын һәм норматив документларның тиешле таләпләргә туры килүен даими контрольдә тота», - дип белдерделәр министрлыкта.
Һәрбер подряд оешмасы дөньякүләм җитештерүчеләрнең (Ammann, Benninghoven, Marini) сертификатлаштырылган лабораторияләре булган асфальт-бетон заводларына ия. Татарстанда барлыгы 46 асфальт-бетон заводы эшли.
«Илкүләм проектта катнашучы заводлар таләп ителгән сыйфатка ия асфальт-бетон катнашмалар җитештерүдә техник мөмкинлекләре булуы җәһәтеннән өстәмә тикшерү узды», - дип искәрттеләр ведомствода.