(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Казан аэропортыннан Сочига өстәмә авиарейслар ачыла, пассажирлар бу юнәлештә Boeing 757-200 һава судносы чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә хезмәт күрсәтәчәк.
Казан аэропортының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, билетлар ирекле сатуда бар инде. Очышлар программасы быелның 26 маенда башлана.
«Татар-информ» агентлыгы 29 майда Түбән Камадан Сочига авиарейслар ачылачагы хакында хәбәр иткән иде.