(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте. «Бәйрәм белән! С праздником!» - диелгән республика Президенты Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган постта.
Котлау тексты Татарстан артистлары һәм музыкантларының чыгышлары, республика мәдәният учреждениеләре сурәтләнгән кадрлар һәм бәйрәм чараларындагы чыгышлар белән үрелеп бара.