(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы икенче булып теркәлгән «ЭпиВакКорона» вакцинасы куркынычсыз һәм нәтиҗәле дип табылды.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзор) шундый мәгълүматлар белән уртаклаштылар.
«Инфекция и иммунитет» журналы 18-60 яшьлек кешеләрдә үткәрелгән клиник сынауларның беренче һәм икенче фазалары мәгълүматларын бастырып чыгарган.
Алынган нәтиҗәләр прививка ясаткан барлык кешеләрдә дә 21 көн эчендә вируска каршы антитәнчекләр барлыкка килүен күрсәткән.
«ЭпиВакКорона» - коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә икенче булып теркәлгән вакцина. «Вектор» үзәгендә уйлап табылган препаратта тере вирус юк, ул ясалма рәвештә синтезланган пептидлар ярдәмендә иммунитет барлыкка килүенә ярдәм итә.