(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров фермерларга алга таба тагы да яхшырак мөнәсәбәттә булсыннар иде дигән теләген җиткерде.
«Проблемалар гел булачак. Закон чыгару һәм башкарма хакимият безнең өндәүләргә, теләкләргә колак салырлар дип ышанам. Фермерларга яхшырак мөнәсәбәт булсын иде», — дип чыгыш ясады ул Казанда «Корстон» залында фермерлар хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантанада.
Ул 30 ел эчендә бик күп эш башкарылганын искәртте. «Киләсе 30 елны шундый ук составта каршылап, Татарстан һәм Россия өчен күпме эш башкардык дип горурланып әйтерлек булсын», — дигән теләктә калды.