(Казан, 25 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Казан Кремле Башкортстанның Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында җырчы Фирдүс Тямаев концерты өзелүгә бәйле теманы сәясиләштермәскә чакыра. Татар һәм башкорт — тугандаш халык, шунлыктан мондый хәлләргә бәя биргәндә барысын да яхшылап уйларга кирәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистларга шулай дип белдерде. Ул әлеге теманы сәясиләштермәскә һәм мәгълүмат кырында бу хакта төпле дискуссия үткәрергә кирәк дип саный. «Татарстан Президентының үз позициясе бар. Ул географик яктан да, мәдәни яктан да безгә башкорт халкыннан да якынрак башка беркем булмавын күп тапкырлар искәртте», — диде Галимова. Аның сүзләренчә, артист белән килеп чыккан бу хәлгә республика җитәкчелеге бәя бирү корректлы булмас иде. «Шуны искәртәсем килә — алар безгә тугандаш халык, бәя биргәндә барысын да исәпкә алырга кирәк», — дип сүзен төгәлләде Лилия Галимова. Фирдүс Тямаев Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә Башкортстанның Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында концерты өзелүе турында язды . Җырчы моны Куштау тавын яклау буенча үз позициясенә бәйләп карый. Үз чиратында, Башкортстан Мәдәният министрлыгында билгеләп үтүләренчә , концерт мәдәният йортында ут бетү һәм бинаның подвалында кыска ялганыш барлыкка килү куркынычы аркасында булмаган.