(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Кайбер имамнар вәгазьне йөзләрен «җимереп» укый, аларны тыңлыйсы килми, ди Татарстанның Баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев.
«Кайберәүләр вәгазь сөйләргә Маяковский буржуазиягә караган шикелле чыга. Вәгазьне йөзен „җимереп“, кашын җыерып укый. Аны тыңлау түгел, күрәсе килми», — диде ул Габдулла Тукай тууына 135 ел тулу уңаеннан «Мин кулыма китап алам…» дип исемләнгән бәйгедә.
Җәлил хәзрәт бәйгедә катнашучыларның шигырь уку осталыкларын югары бәяләде.
«Елмаеп, матур итеп сөйләдегез. Бик ошады. Киләчәктә дә шулай елмаеп сөйләгез. Ачуыгыз чыкканда да матур итеп сөйли, укый белергә кирәк», — диде ул бәйгедә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсендә «Мин кулыма китап алам…» дип исемләнгән шигырь уку бәйгесе узды . Анда мәдрәсәнең 1-3 курсларында белем алучы шәкертләр катнашты.