(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Башкортстанның Стәрлетамак районы Талач авылында «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасынының бүлекчәсе (Башкортстандагы 57нче бүлекчә) ачылды һәм аның җитәкчесе итеп Роза Төхвәтуллина тәгаенләнде.
«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Люция Вафина һәм бер төркем аккалфаклылар Стәрлетамак районы Талач авылы музеенда һәм мәктәптә булды. Музей авылның 350 еллыгы уңаеннан 2019 елда ачылган, районның татар авылларына һәм кешеләренә багышланган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Музей гореф-гадәтләрне, матур йолаларны саклауда үз ролен уйный. Талач авылында исем кушу йоласы, каз өмәләре, сабантуйлар матур үтә. Авыл мәчетендә дә дини бәйрәмнәр уза.
«Ак калфак»ның игътибар үзәгендә татар милли гаиләләрен булдыру, милли рухлы, туган илгә тугъры, әхлаклы яшь буын тәрбияләү, туган телне, гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны саклау, тарихыбызны барлау, шәҗәрәләрне өйрәнү, милли киемнәрне бүгенге көнгә ярашлы итеп куллану, милли аш-сулар әзерләү һәм башка бурычлар тора.
Яңа бүлекчә дә шул бурычларны үтәү юнәлешендә эшләр өчен методик кулланмалар алды, алдагы максатларны күзаллады.
Шушы урында Талачта сакланган тагын бер матур йола турында әйтеп үтәсе килә: туй вакытында яшь кәләшләр, идарә йорты янына җиткәч, машинадан күчеп утырып, аллы-гөлле дугалы, кыңгыраулы атларда килен булып төшәләр икән.