(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Борһан Шаһиди урамында урнашкан Казан приюты мохтаҗларны һәм сукбайларны кайнар ризык белән тәэмин итүне дәвам итә, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Традиция буенча, пәнҗешәмбе — пылау көне. 11 март көнне 2 зур казан пылауны 300 азкеремле кешегә өләштеләр. Пылаудан тыш, килүчеләргә тәм-томнар белән кайнар чәй дә таратылды. Ә бүген Б.Шаһиди урамындагы скверда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды хәйрия ашы оештыра, әлеге фонд шулай ук приютка системалы ярдәм күрсәтә.
Матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әгәр сезнең йортсыз-җирсез кешеләргә ярдәм итәсегез килсә, сез моны берничә юл белән башкара аласыз:
— Акчаны Саклык банкы картасына 5336690319506152 (комплекс бухгалтеры — Алинә Илдар кызы Г.) күчерергә.
— Әгәр сез хәләл кафе-ресторан тотасыз икән, приютны хәләл ризык белән тәэмин итә аласыз — моның өчен Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән элемтәгә керү сорала, телефоны: +7 (937) 290-05-61.