(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Кукмара балалар музыка мәктәбендә «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган «Татар кызчыгы-2021» бәйгесе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән чарада районның төрле балалар бакчаларында тәрбияләнүче биш яшьтән җиде яшькә кадәрге сигез кыз катнашты: Зилия Мостафина, Дилия Шакирова, Сафина Степанова, Айсинә Сафиуллина, Зөһрә Хәсәнова, Динә Гыйльметдинова, Алия Хәлиуллина, Самира Әбсалихова.
Конкурс өч этапта узды. Беренче өлештә катнашучылар визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, ә алдагы сынауда милли гореф-гадәтләрне белү буенча белемнәрен тикшерделәр. Анда кызлар мәдәният үзенчәлекләрен, милли йолаларны чагылдырган күренешләр тәкъдим итеп, үзләренең талантларын күрсәттеләр.