(Казан, 3 март, «Татар-информ»). 2 марттан Россиядә беренче тапкыр зәңгәр экраннарга «Хәлид бин Вәлид» сериалы чыга — ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең җиңелмәс гаскәр башлыгы һәм сәхабәсе турында. Кинокартинаны Татарстан мөфтиятенең «Хузур ТВ» телеканалы трансляцияли.
«Хузур ТВ» телеканалы — Россиянең беренче мөселман телевидениесе аны рус теленә тәрҗемә итте, актерларның сөйләмен тавышландырып, «Әл-Маха» (Күвәйт) халыкара компаниясеннән сериалны тарату өчен рөхсәт алып, эфирга әзерләде. Шулай итеп, телевизор караучыларны ике мавыктыргыч сезон көтә, диелә Диния нәзарәте хәбәрендә.
«Хәлид бит Вәлид» сериалы «Хузур ТВ» да көн саен 14.30 һәм 21.30 сәгатьләрдә күрсәтелә.
Телевидение тапшыруларын huzurtv.ru сайтыннан, шулай ук App Store яки Google Play-дан мобиль кушымталарны йөкләп алып, смартфоннардан карарга мөмкин.