(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Спас районы Кожаевка авылында бүген халыкны күчмә сырхауханәдә табиблар карады һәм коронавирустан вакцинация ясадылар. Республика клиник хастаханәсе баш табибының сырхауханә эше буенча урынбасары Айдар Баһаутдинов бүгеннән мобиль комплекс Спас районында эшләвен әйтте. «Башта сәламәтлекләре тулысынча тикшерелә, аннары вакцинациягә сәламәтлек ягыннан чикләүләр, каршылыклар булмаганнарга прививка ясала», — дип белдерде. Ел башыннан Спас районында covid-19 га каршы «Спутник V» вакцинасы белән 140 вакцинация үткәрелгән. Бу атнада тагын 150 кешегә прививка ясау ниятләнә. Спас районында табиблар биш атна эшләргә җыена. Өч атнадан соң вакцинаның икенче дозасы да фельдшер-акушер пунктында үткәреләчәк. «Без вакцинация алдыннан пациентларга кардиолог, невролог, эндокринолог, терапевттан консультация оештырабыз. Бу, пациентларга прививканың тискәре зыяны булмасын дип, сәламәтлекләрен кайгыртып оештырылган эш. Пациентлар озак көтеп, зур чиратлар хасил булмасын өчен, вакцинациягә алдан язылу оештырылды», — дип сөйләде Айдар Баһаутдинов. Спас районы Бураково авыл җирлеге башлыгы Рамил Мингалиев та бүген прививка ясатты. «Һәркем үз сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Бу чирдән сакланырга кирәк, алга таба авырмам дип, тыныч күңел белән йөрисе килде. Халык белән дә эшләгәч, вакцинациягә барачакмын дип карар кылдым. Башта Болгарга барып ясатмакчы идем, монда үзләре киләчәген белгәч, бик шатландым», — дип белдерде Рамил Мингалиев. Татарстанга коронавирус үтеп кергәннән бирле, авыл җирлеге башлыгы берничә кеше авырганын әйтте. «Күрше Көек авылыннан шактый авырдылар, Чистайда да яттылар, шөкер, үлүчеләр булмады», — диде. Бураково авыл җирлегенә кергән дүрт авылда 420 кеше яши. Нигездә, олы буын вәкилләре. «Безнең авыл җирлеге Болгардагы Үзәк район хастаханәсеннән 60 км ераклыкта урнашкан, шуңа күрә күчмә сырхауханә килгәч, бу бик яхшы эш», — дип бәяләде Рамил Мингалиев. Кожаевка авылында яшәүче Виктор Некрасовка 74 яшь. «Өлкәннәрдә вирус белән авыру куркынычы аеруча зур диләр бит. Казаннан да балалар еш кайтып йөргәч, йоктырырга мөмкиннәр дип куркам, ә авырыйсы килми бит, шуңа прививка ясатырга уйладым. Мин грипптан да прививка ясаткан идем», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә. Айдар Баһаутдинов сүзләренчә, 11 гыйнварда вакцинация башланганнан бирле, пациентларда прививканың тискәре зыяны ачыкланмаган. Спас районыннан соң, табиблар Аксубай районына барырга җыена. Быел мобиль комплекс табиблары барлыгы ун районга барырга ниятли.