(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Washington Post «21 гасыр өчен 21 композитор» мәкаләсен чыгарган. Музыкантлар исемлегенә Казан кызы Адилә Фәйзуллина да эләккән Адилә Фәйзуллинага 32 яшь, ул вокалчы, мультиинструменталист, курайда уйный. Ул Үзбәкстанда туган, алты яшендә әти-әнисе белән Казанга күчкән. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге хәбәр итә. «Мин сукыр, әмма музыка һәм композиция дөньясы миңа төсләрне күз алдына китерергә ярдәм итә. Ул миңа инструментлар һәм кеше тавышлары ярдәмендә табигатьнең музыкаль пейзажларын ясый. Миңа татар халык традицияләрен һәм поэзиясен көнбатыш заманча музыка белән катнаштыру кызык», — дип сөйләгән ул I Care If You га биргән әңгәмәсендә. Адилә Казанда музыка көллиятен тәмамлаган, аннары Гнесин академиясенә укырга кергән. Ул 10 яшендә Татарстанда яшәүче инвалид балалар өчен конкурста пианист буларак җиңгән, ә 15 яшендә — Җиһанов исемендәге фортепиано конкурсында уңышка ирешкән. Моннан тыш, Мәскәүдә «Орфей» радиосында яшь композиторлар конкурсында җиңүче булган. Адилә ноталарны үзе укый алмавын иң зур проблема дип әйтә. Соңрак Адилә Фәйзуллина АКШка китә һәм анда талантын ачуын дәвам итә. Ул Остин шәһәрендә Техас университетында һәм Көньяк Калифорния университетында укуын дәвам итә.