(Чирмешән, 4 февраль, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Евгений Ромин). Чирмешән районында төлкеләргә ау башланды. Төлкеләр шәхси хуҗалыкларга кереп зыян салу сәбәпле, бу теманы авылларда узган халык җыеннарында да кузгатканнар.
Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Чирмешән районы территориясендә төлкеләрнең баш санын тәртиптә тоту өчен махсус рөхсәт биргән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«31 декабрьгә кадәр бирелгән рөхсәт нигезендә, гыйнвар аенда төлкеләргә ау башланды. Әлегә Күтәмә һәм Ивашкино авыл җирлекләрендә — 17, Иске Үтәмештә — 6, Чирмешәндә дүрт төлке атылды. Әлеге максатларга район җитәкчесе акча да бүлеп бирде», — ди Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге начальнигы Фәрит Мәгъсүмов.
Шунысын әйтергә кирәк, төлкеләрне ату торак пунктлар кырыенда, авыллардан 200 метр ераклыкта гына, рөхсәт ителә. Әлеге эш ел азагына кадәр дәвам иттереләчәк.