(Чаллы, 3 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда исерек йөртүче идарә иткән машина полиция белән узыш оештырган. Хокук бозучының документлары да булмаган.
Бүген төнге сәгать өчтә Казан проспектында ЮХИДИ хезмәткәрләре «Лада» автомобилен туктатмакчы булган. Әмма йөртүче полицейскийлар таләбен үтәмәгән. Аннары алар машинаны куа киткән. Бу турыда Автошәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Исерек йөртүчене куып тоту өчен автоинспекторларга шиплы тасма кулланырга туры килгән. Шуннан соң хокук бозучы туктарга мәҗбүр булган.
Автомобиль белән 32 яшьлек исерек ир-ат идарә итүе һәм аның үзе белән документлары да булмавы ачыкланган. Чаллы кешесен тоткарлаганнар, ә автомобилен штрафстоянкага алып киткәннәр.