(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). «Спутник V» коронавирусыннан вакцина ясаганнан соң кайбер кешеләрдә температура күтәрелүе күзәтелә, әмма бу теләсә кайсы вакцина өчен нормаль хәл. Башка өстәмә эффектлар теркәлмәгән. «Прививкадан соң вакытлыча гипертермия [температура күтәрелү] булырга мөмкин, кайбер кешеләрдә теркибез, әмма бу теләсә нинди вакцинация өчен нормаль процесс», — диде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Ул вакцинациягә каршы билгеле бер чикләүләр булуын әйтте, алар турында табиб турыдан-туры кабул итү вакытында әйтә. Сovid-19 инфекциясеннән прививка ясатуда яшь чиге юк. Татарстанда инфекциядән өлкән яшьтәге кешеләр күбрәк вакцинация ясата һәм аларда бернинди өстәмә эффект та күзәтелми, дип искәртте Жаворонков.