(Чаллы, 3 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда стационар булмаган сәүдә нокталарын урнаштыруга таләпләрне үзгәрттеләр. Моннан соң алар аз хәрәкәтле гражданнар өчен дә уңайлы булырга тиеш. Бу турыда Башкарма комитет карарында әйтелә.
Киосклар һәм җәйге кафелар сатып алучылар, шул исәптән сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле һәм коляскалы әниләр өчен уңайлы, һәм җәяүлеләр хәрәкәтенә комачауламаска тиеш. Киоск хуҗалары пандус яки сәүдә хезмәткәрен чакыру төймәсе куюны үзләре сайларга тиеш. Моннан тыш, киосклар хуҗаларын элмә такталарны ике дәүләт телендә ясарга мәҗбүр иттеләр.
Башкарма комитет стационар булмаган сәүдә объектларын инженер челтәрләрен саклау зонасында, тимер юл юлүткәргечләре, автомобиль эстакадалары астында, шулай ук җәяүлеләр өчен җир асты кичүләреннән биш метрдан якын зонада урнаштыруны тыйды.
Киоскларны биналар аркасында, газонда, чәчәк түтәлендә, балалар һәм спорт мәйданчыгында, шулай ук йорт, бина тәрәзәләреннән, кибетләр киштәләреннән 20 метрдан кимрәк ераклыкта, медиаэкраннар янында урнаштыру рөхсәт ителми. Алар җәмәгать транспорты тукталышларында да булмаячак.