(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Казанда Мәскәүгә оча торган самолеттан өч исерек гаугачыны төшереп калдырганнар. «Татар-информ»га Казан транспорт полициясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Казан аэропортындагы полиция бүлегенә Казан-Мәскәү рейсы самолетында өч кешенең гауга куптаруы турында хәбәр килгән. Килгән тәртип сакчылары бортта аек булмаган ике пассажирның хәмер эчүен һәм бортпроводникларны кимсетүләрен ачыклый. Моннан тыш, Мәскәүдән булган тагын бер пассажир шулай ук самолетның башка пассажирларына комачаулаган һәм аларны төрлечә кимсеткән. Аларның өчесенә дә кисәтүләр ясаганнар, тик алар аңа игътибар итмәгән. Шуннан соң самолет командиры дебоширларга очарга рөхсәт бирмәгән. Аларны һава судносыннан чыгарганнар, гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен беркетмә төзегәннәр. Моннан тыш, өчесен дә вак хулиганлык өчен административ җаваплылыкка тартканнар. Исерек ике пассажир тыелган урыннарда хәмер эчкән өчен дә җаваплылыкка тартылган.