(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның тагын биш кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булды. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы теркәлде <...>», - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Ковидтан 1946, 1972 һәм 1981 елларда туган өч хатын- кыз, шулай ук 1955 һәм 1976 елларда туган ике ир-ат вафат булган. Министрлыкта үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, вирус идентификацияләнгән, диделәр. Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 278 татарстанлы яңа инфекциядән үлгән.