(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Нефть бәясе арту ихтималын күздә тотып, ел башында Россиянең күп кенә җитештерүчеләре бензинны чит илгә чыгарырга карар кылды. Ул чагында дөнья базарындагы бәяләр Россиянекенә караганда югарырак иде. Әмма «Татнефть» эчке, Россия базарын беренче планга куя. Бу хакта «Знамя труда» газетасы хәбәр итә.
Илдә ягулыкка булган кытлык бәяләрнең кисәк артуына китерү ихтималын истә тотып, нефть компанияләренә «кара алтын» эшкәртүне һәм нефть запасларын арттырырга кирәк, дип саный РФ вице-премьеры Александр Новак. Кичә бензин бәяләрен тотрыклыландыруга багышланган утырышта ул шулай дип белдерде.
«Татнефть»тә билгеләп үтүләренчә, компания өчен нефть сатуда эчке базар, шулай ук үзенең эшкәртү куәтләреннән максималь файдалану һәм «кара алтын» белән тәэмин итү буенча контракт йөкләмәләрен үтәү төп юнәлеш булды һәм шулай булып кала да.
«ОПЕК+ чикләүләре гамәлдә булган чорда әлеге мәсьәләдә безнең позиция үзгәрешсез кала», - диелә хәбәрдә.
Компаниядә шул ук принцип буенча нефть продуктларын сату программасын да оештырганнар – беренче чиратта, аның белән эчке базар, Россия кулланучыларының ихтыяҗлары тәэмин ителә.
«Татнефть»тә планлаштыруларынча, 2023 елга кадәр елына 23 миллион тоннага кадәр нефть эшкәртеләчәк. Узган елда «кара алтын» чыгару күләме 13 процентка кимегән, «Танеко»да аны эшкәртү исә, киресенчә, 10 процентка яки 12 миллион тоннага кадәр арткан.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча барлык компанияләр дә май аена үзләренең ягулык запасларын 1,6-1,7 миллион тоннага кадәр арттырырга тиеш.