Марат Хөснуллин Хөкүмәтнең яңа составында үз вазифасын саклап калырга мөмкин. Аны вице-премьер вазифасына яңадан билгеләргә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин тәкъдим иткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Хөкүмәтнең яңа составында вице-премьерлар вазифаларында <...> Марат Хөснуллинны калдырырга», –дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Россия Төзелеш министры кәнәфиендә Ирек Фәйзуллинны калдырырга тәкъдим ителә.
Элегрәк Мишустинның Министрлар Кабинеты структурасында 10 урынбасары булачагы билгеле булды.