Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов: Татарстанда Covid-19 вазгыяте бик киеренке, әмма тотрыклы

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ). Татарстанда Covid-19 белән бәйле вазгыять бик киеренке, әмма стабиль. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. «Сәламәтлек саклау системасы максималь йөкләнештә эшли. Вазгыять киеренке, әмма тотрыклы. Авыруларны кабул итү өчен урыннар, сырхауханәләр эшчәнлеге, дарулар һәм кислород булуы турындагы мәсьәләләр оператив хәл ителә», — дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Коронавирусның яңа очракларының көнлек үсеше уртача 0,7 процентны тәшкил итә. Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, хокук саклау органнары һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан зур эш алып барыла. Ул эпидемия шартларында мохтаҗларга ярдәм иткән волонтерларга да рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрына коронавируска кагылышлы сораулар буенча кайнар элемтә булдырырга кушты. «Халык белән эшләргә, кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатырга кирәк. Барлык система да көйле эшләргә тиеш», — диде республика башлыгы. Айрат Хәйруллин бу мәсьәләнең эшләнгән булуын һәм кайнар элемтәнең киләсе атнада эшли башлаячагын әйтте. Узган тәүлектә Татарстанда 69 кеше коронавирус белән авырган. Баштарак Роспотребнадзорның Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина республика халкына коронавирус профилактикасы максатларында шәхси автомобильләр кулланырга киңәш иткән иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus