(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Көллиятне тәмамлаучылар өчен вакансияләр белән тагын бер сервис булдырылачак. Проект «Цифрлы резюме» дигән исем алды. Бу турыда «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia) берлеге» матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «WorldSkills Russia көллиятне тәмамлаучылар һәм эш бирүчеләр өчен яңа вакансияләр сервисын — „Цифрлы резюме“ны булдыраю Ул WorldSkillsны тәмамлаучыларны потенциаль эш бирүчеләр белән таныштырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә. Сервисны эшләтеп җибәрү вакыты әлегә билгеле түгел. «Цифрлы резюме»да эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр өчен ике интерфейс булачак. 2015 елдан башлап WorldSkills стандартлары буенча белем алган һәм система аша узган хәрәкәттә катнашучыларның барысы да «Цифрлы резюме»да катнаша ала, ә аларның нәтиҗәләре һәм һөнәрләре турындагы мәгълүматлар платформага интеграцияләнә.