Бүген Казан кремле яр буенда «Җиңү кайтавазы» фестивале кысаларында «Бөек Җиңү җырлары» дигән концерт программасы тәкъдим ителде. Тамаша барышында ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган, ил-көн матурлыгын данлаган җырлар яңгырады.
«Без үзебезнең иң шәп җырларыбызны башкарабыз. Репертуарыбызда татар һәм рус телләрендәге җырлар бар. Ватаныбыз тыныч булсын! Бөек Ватан сугышындагы каһарманлыкларны онытырга хакыбыз юк», — диде ТР Ветераннар берлегенең «Хәтер» хоры җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Щербинина.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Әйтергә кирәк, ветераннар хоры күптән түгел үзенең 25 еллыгын билгеләгән. Бирегә җыр-моң сөйгән өлкәннәр тупланган.
Концерт барышында шулай ук яшь һәвәскәр җырчылар Бөек Ватан сугышы елларында популяр булган җырларны башкарды. Концерт «Җиңү көне» җыры белән йомгакланды.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
«Җиңү кайтавазы» фестивале Бөек Җиңү бәйрәменә кадәр дәвам итәчәк. 9 май, 16.00 сәгатьтә башланачак бәйрәм концерты белән тәмамлануы көтелә.