(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яшьләргә өч көн тавыш бирү бик уңайлы. Татарстан Республикасы Яшьләр Хөкүмәте рәисе Алла Абросимова сайлауларның Бердәм мәгълүмат үзәгендә шул хакта әйтте.
«Өч көн тавыш бирү бик уңайлы. Әйтик, җомга укыйсың да, шимбә көнне әти-әнигә булышырга бәрәңге алырга да кайтырга була. Үзебезгә уңайлы вакытта тавыш биреп булу бик җайлы», — диде.
«Яшьләр Хөкүмәте — яшьләр һәм хакимият арасында күпер. Безнең сайлау алды кампаниясендә төп бурыч — яшьләрне хакимият эшенә җәлеп итү. Яшьләрне дәүләт карарлары кабул ителүдә катнаштыру мөһим», — диде Алла Абросимова.
Ул Яшьләр Хөкүмәте әгъзаларыннан муниципаль депутатлар булырга өч кеше дәгъва кылганын искәртте. «Алар социаль челтәрләрдә актив эш алып бара, көннән-көн хокукый белемнәре арта. 21 яшьтән кеше үз муниципаль берәмлегенең депутаты була ала», — диде.
«Татарстан — мөмкинлекләр территориясе. Татарстан яшьләре чыннан да социаль челтәрләрдә зур инициативалар белән чыга. Авылда яшәп тә, кызыклы тәкъдимнәр белән чыгучылар бар», — дип белдерде Яшьләр Хөкүмәте рәисе.
Ул күзәтүче-блогерлар турында да фикере белән уртаклашты. «Блогерларга без язылган, социаль челтәрләрне күзәтеп бардык. Бу бик шәп. Безнең республикада беренчеләрдән булып шушы инициатива кулланылды. Без моңа ике куллап риза, үзебез дә комментарийлар куеп барабыз. Безнең вәкилләр арасында да блогерлар да бар, ачык очрашулар үткәрергә тырышалар», — диде.