(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты буларак үзенә йөкләнгән барлык өметләрне аклады. Ул республика халкының тормыш сыйфатын яхшыртуны тәэмин итте. Бу фикерне Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтте.
«Миннән еш кына Рөстәм Миңнехановның эше белән канәгать булу-булмавымны сорыйлар? Мин әйе, канәгать дип әйтәм. Мин барысы да тәртиптә булачагына ышанган идем. Иң мөһиме — ул татарстанлыларның өметләрен аклый. Төрле милләт һәм дин кешеләре аны хуплый», — диде Шәймиев.
Ул Рөстәм Миңнехановка туган җирне ярату, тормышны аңлау, гаҗәеп эшкә сәләтлелек һәм югары технологияләргә бирелгәнлек сыйфатлары хас булуын да әйтте.
Минтимер Шәймиев искәрткәнчә, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстанда гаиләләргә, өлкән яшьтәгеләргә һәм аз керемле гражданнарга ярдәм итүгә юнәлгән социаль программалар тормышка ашырыла, мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл клублары, спорт корылмалары төзелә башлады. Республикада парклар һәм ишегалларын төзекләндерү бара, ә иң мөһиме — яшьләрнең иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар булдырыла.