(Казан, 13 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Рөстәм Миңнеханов яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына каршы прививка ясатачакмы-юкмы дигән сорауга җавап бирде.
«Бу — шәхси сорау һәм ул Президентка гына кагылмый. Мондый мәгълүматларны ачу яки ачмау — һәркемнең үз хокукы. Бу — шәхси мәгълүмат», — дип җавап бирде Галимова ТР Министрлар Кабинетындагы брифинг барышында бер журналистның соравына.
Татарстан Хөкүмәте әгъзаларына да коронавирус инфекциясенә каршы оешкан төстә прививка ясарга җыенмыйлар. Бу — һәркемнең шәхси эше, дип искәртте Галимова.
РФ Президенты Владимир Путин Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына каршы дөньяда беренче вакцина теркәлүе турында игълан иткән иде инде.