(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда «КАМАЗ» белән җиңел машина бәрелешкән. Һәлакәттә өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте. Шаһитлар сүзенә караганда, республиканың Әлмәт районындагы Казан — Оренбург трассасында кичке җиделәрдә юл-транспорт һәлакәте булган. Ямаш авылы янында 7нче модель «Жигули» һәм «КАМАЗ» машиналары бәрелешә. «Авариядә өч кеше зыян күргән. Кешеләрне автомобильдән алу өчен түбәне кисәргә туры килде», - дип уртаклашты агентлык белән юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.