(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Локомотив пляжында булды, әлеге территорияне төзекләндерү өчен йөкләмәләр бирде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Рөстәм Миңнеханов әлеге территорияне уңайлы итү өчен, ә иң мөһиме — Идел буенда ял итүче кешеләрнең иминлеге өчен төзекләндерү, үстерү вариантларын эшләргә кушты. Шул исәптән, ТР Президенты пляжга килү юлын тәртипкә китерү зарурлыгына игътибар итте», — диде Галимова. Татарстан Президентын Казан мэриясе вәкилләре озата йөрде.
«Локомотив» пляжы Казан халкы өчен иң кулай пляжларның берсе, чөнки ул Татарстан башкаласының үзәк өлешенә якын урнашкан. Пляж шулай ук туристлар арасында да бик популяр.