(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда спекулянтны Covid-19 инфекциясен ачыклый торган ялган экспресс-тестлар белән тотканнар. Бу хакта «Татар-информ»га коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, бер төркем кешеләр чит илдән коронавирус диагностикасы өчен сыйфатсыз һәм теркәлмәгән экспресс-тестлар кайтаруны җайга салган. Төркем әгъзаларының берсе тестларны Одинцоводан алып, аларны Казанга алып кайткан, шунда сатарга ниятләгән. Шулай ук ир-атның үзенә ярдәмче булып тагын бер кешене табуы, аның белән бары телефон аша гына аралашуы ачыкланган.
Бу факт буенча «Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дару чаралары, медицина эшләнмәләре һәм ялган биологик актив өстәмәләр әйләнеше » маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Хәзер спекулянтка алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү һәм 2,5 млн сум штраф яный.