(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы республика территориясендә IV һәм V класслы янгын куркынычы кертелү сәбәпле, халыкны урманга барудан тыелып торырга өндәде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасар Илгизәр Зарипов әйтте. «Хәзер җиләк чоры, кешеләр актив җыя. Җиләк җыярга яратучылар әйтүенчә, җиләк күп. Шулай да гражданнарга урманнарга барудан тыелып торырга кушабыз, чөнки әйткәнемчә, статистика белән „бәхәсләшү“ шактый катлаулы — 10 янгынның тугызы кеше гаебе аркасында чыга», — диде ул. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гражданнар өчен 3 меңгә кадәр, вазифаи затларга 20 меңгә кадәр, юридик затларга 200 меңгә кадәр штраф каралган. «Урманга бару административ хокук бозу булып саналмый. Әмма, әгәр граждан урманда йөрү кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен боза икән, һичшиксез җаваплылыкка тартылачак», диде Илгизәр Зарипов.