(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Төркиянең Транспорт һәм инфраструктура министрлыгы Россия хакимияте белән ике ил арасында авиарейсларны яңарту турында килешү төзелгәнен хәбәр итте. Бу хакта Анадолу агентлыгы яза.
Төркия агентлыгы мәгълүматлары буенча, очышлар 15 июльдән башланырга тиеш.
Халыкара рейслар коронавирус таралу куркынычы аркасында Россия Хөкүмәте тарафыннан 27 мартта туктатылган иде.