(Казан, 15 июль, «Татар-информ», « Тәтеш таңнары», Инга Сәфәрова). 13 июльдә Тәтеш районы аграрийларының семинар-киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең азык әзерләүнең икенче этабына әзерлекләрен, көзге игеннәрне җыюның, техникаларның алда торган уракка әзерлеген анализладылар. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
Семинарның максаты — авыл хуҗалыгы техникаларын кыр эшләренә әзерләү, хезмәтне оештыру, терлекчелекне үстерү буенча алга таба районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлек нәтиҗәләрен арттыру юлын эзләү.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлеге начальнигы Николай Кудряшов аграрийларга үзләренең күрсәтмәләр һәм киңәшләрен бирде.