(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Чаллыда дусты белән су коенырга киткән һәм батып үлгән яшүсмернең мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га трагедия урыныннан агентлыкның үз хәбәрчесе сөйләде. «Камада 17 яшьлек егетнең мәетен аның туганнары тапкан. Әлегә башка мәгълүмат юк», — дип ачыклык кертте агентлык хәбәрчесе.