(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Казан Югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин Ульяновск өлкәсенең «Халыклар дуслыгы» медаленә лаек булды. Әлеге бүләкне аңа өлкә губернаторы Сергей Морозов исеменнән Ульяновск өлкәсенең эшмәкәрлек үсеше корпорациясе рәисе, Ульяновск өлкәсе Губернаторы ярдәмчесе Руслан Гайнетдинов тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.
Бүләкне тапшырыр алдыннан, Руслан Гайнетдинов Ильяс хәзрәтнең өлкә татарларының милли хәрәкәте оешу чорындагы хезмәтләрен югары бәяләп, хәзерге вакыттагы дини агарту чараларын үткәргәндә әйдәп йөрүен әйтте.
Мәдрәсә эшләү дәверендә Ульяновск өлкәсеннән булган 100 артык шәкерт шунда укып чыккан. Ильяс хәзрәт Ульяновск өлкәсендә үтә торган төрли милли агарту чараларын үткәрерүдә тырышлык куя, үзенең гамәлләре белән өлкәнең төрле милләт халыклары арасындагы дуслыкны ныгытырга ярдәм итә, диелә әлеге хәбәрдә.
Ильяс хәзрәт, үзенең хезмәтенә олы бәя биргән өчен өлкә Губернаторына, татар милли иҗтимагый оешмаларына рәхмәтен белдерде. Алга таба да шулай динебез, милләтебез, илебездә тынычлык мәнәфәгатьләрен истә тотып бергәләп эшләргә чакырды.