Мы в Telegram
Добавить новость

Россия призвала Израиль прекратить военные преступления против палестинцев

Эксперт: «Благополучная семья - залог будущего нашего общества»

IV класс пожарной опасности ожидается на большей части Подмосковья 29 мая

Зарайские школьники прошли путь знаний и открытий



World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Татар теле берничек тә бетә алмый» - «Ватаным Татарстан» газетасы

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). Быел татар теленнән имтихан тапшырган Мөслим кызы Алсу Харисова әнә шулай ди. Бердәм республика имтиханын (БРИ) республикада нибары 9 укучы гына тапшырган. Шуларның өчесе Бөгелмәдә белем алган. Туган телебезгә битараф булмаган бу укучылар кемнәр һәм нинди хыяллар белән яши соң? Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, туган (татар) тел буенча бердәм республика имтиханын вузларга татар теле һәм әдәбияты юнәлешләренә керүчеләр сайлый. Быел БРИны Әгерҗе, Бөгелмә, Мөслим, Балык Бистәсе, Теләче, Чирмешән районнары укучылары тапшырган. КФУның милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов белдергәнчә, бу бик аз сан, әмма моннан тыш, уку йорты татар теленнән эчке сынаулар да уздыра. – Бу хакта «Ачык ишек»ләр көнендә укучыларга хәбәр итәбез. Алар алдан ук вузда татар теле сынавын тапшырып булганын белә. Бәлкем, шуңа күрә дә БРИ сайлаучылар азрак булгандыр. Былтыр 100ләп кешедән сынау алган идек. Бездә филология: татар теле, әдәбият, журналистика юнәлешендә – 23, педагогик белем бирү. Татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле буенча 25 бюджет урыны бар. Бүген барлыгы 60лап гариза кабул иттек, – ди Рамил әфәнде. Бөгелмәдә татар теле сынавын сайлаучыларның өчесе дә бер мәктәптә, бер сыйныфта укыган. Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат директоры Радик Гәрәев белдергәнчә, әлеге кызларны баштарак Диләрә Доган, югары сыйныфларда исә Гүзәл Чинар укыткан. Кызлар кечкенә чактан ук татар теле белән кызыксынып, төрле бәйгеләрдә катнашкан. Киләчәктә язмышларын татар теле белән бәйләргә җыена. Лицей-интернатта барлыгы 300дән артык укучы белем ала. Татар теле сәгатьләре атнага 3 дәрес керә. Уку йортын тәмамлаучылар татар, инглиз, рус телләрендә иркен аралаша, төрек телен дә белә. Алсу Харисова – Мөслим кызы. Ул биш фәннән БДИ сайлаган. Шулар арасында татар теленә дә урын бар. Теләге – татар теле һәм инглиз теле укытучысы булу. – Татар теле берничек тә бетә алмый. Без бит Татарстанда яшибез. Аны танырга, туган телебездә ешрак аралашырга гына кирәк. Татар теле укытучысы белгечлеген сайлап, киләчәктә эш булмас, дигән уйлар да борчымый. Миңа яхшы укытучы булу өчен беркем дә комачауламаячак. Барысы да кешенең үзеннән тора. Гаризаны бер генә урынга тапшырачакмын. Хыялыма ирешермен дип уйлыйм, – ди Алсу. – Сынауда авыррак биремнәр булса да, барысын да эшләдем. Нәтиҗәләрем яхшы булыр дип ышанам. Алда тагын ике сынау бар әле. Әгерҗе районының Кадыбаш мәктәбен тәмамлаган Алинә Маликова да татар телен сайлаган. – Дөресен әйткәндә, мин беркайчан татар теленнән имтихан сайлармын дип уйламаган идем. Ни кызганыч, балачагымда телем русча ачылган. Гаилә хәле буенча мине авылга кайтарганда, бер кәлимә татарча сүз дә белмәгәнмен. Шуннан туганнарымның матур итеп аралашуына сокланып, татарча өйрәнә башладым. Күрәсең, татар телен шуның кадәр яратканмын, русчаны онытып та бетерә язган идем. Татар теленә булган мәхәббәтне беренче чиратта дәү әнием, туганнарым тәрбияләсә, бу хисне татар теле укытучым Эльмира Расулева тагын да ныгытты. Язу сәләтемне күреп, язмаларымны «Яңарыш» газетасына җибәрергә, «Көмеш каләм» бәйгесендә катнашырга тәкъдим итте, – ди ул. – Әзерләнгәч, сынау кыен булмады. Барысы 3,5 сәгать вакыт бирелгән иде. Китаплар укырга яратсам да, БДИга әзерләнү күп вакытны ала. Элек укыган китапларымның санын чутлап бара идем. Хыялым – татар журналисты булу. Укытучысы Эльмира әйтүенчә, мәктәптә барлык фәннәр дә татарча укытыла. – Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләрен кыскарту безгә янамады. Аны атнага 2-3 сәгать укытабыз. Укучыларның да кызыксынуы кимемәде. Безнең мәктәп районда милли телләрне үстерү буенча ресурс үзәге дә булып тора. Әлбәттә, республикада татар теленнән сынауны тугыз укучының гына сайлавына шаккаттым. Кызганыч, әлбәттә. Телгә мөнәсәбәт шуннан күренә инде. Бездә физика-математика юнәлешенә өстенлек бирелсә дә, ел саен 1-2 укучы татар телен сайлый, – ди Эльмира Расулева.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Проверку начали после загрязнения реки Сетунь в Москве

Показ мод и фестиваль красок пройдут в Видном ко Дню защиты детей

Два проекта Первый Бит отмечены дипломами финалистов конкурса «BPM-проект года»

В Самарской области стартует второй открытый турнир по хоккею «Парни из стали»

Музыкальные новости

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» спасает население от борьбы с перенаселением, 2 серия, СЕРЬЁЗНЫЙ НОВОСТНОЙ СЕРИАЛ.

Конец близок в релизном трейлере Destiny 2: The Final Shape

Представитель “Лайм-Займ” одержал победу на XII Чемпионате СФО по управленческим переговорам "Сила Сибири"

Впервые Бурятский театр оперы и балета выступит с концертом в храме Кяхты

Новости России

Двое подростков погибли при пожаре в подмосковном Чехове

Футбольный фестиваль «ЦСКА — все сюда!» пройдет в Домодедове

Фитнес-тренер напал на бывшую девушку и зарезал соперника

Задержан подозреваемый в убийстве работницы трапезной в Подмосковье

Экология в России и мире

Пять морей и одно озеро: в России создадут новые круглогодичные курорты - стали известны подробности

Компании Группы "Интеррос" взяли ряд наград премии FINAWARD

Я думала, мы умрем: американка переехала в Великобританию и столкнулась с левосторонним движением, праворульными машинами и механической коробкой передач

Доктор Кутушов назвал болезни, которые поджидают отдыхающих у водоёмов

Спорт в России и мире

Касаткина о романе Синнера и Калинской: рада, больше ничего не хочу говорить

Теннисистка Петрова: Карацеву не хватает игровой уверенности

Надаль пропустит Уимблдон из-за желания сыграть на Олимпиаде

Белорусские теннисистки проведут стартовые встречи открытого чемпионата Франции

Moscow.media

"ДиМ" строит участок 5 трассы СБВ

Генералов много, а Норат Тер-Григорьянц один!

Недорогой семейный кроссовер Chevrolet вернулся на российский рынок. Цена приятно удивит.

Фотовыставка «Древнейшие пирамиды мира» пройдёт в Крыму











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Mash: в Москве полицейские и приставы остановили работу центра "Китай-город"

Проверку начали после загрязнения реки Сетунь в Москве

В Самарской области стартует второй открытый турнир по хоккею «Парни из стали»

Два проекта Первый Бит отмечены дипломами финалистов конкурса «BPM-проект года»