(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Казан Кремленнән ерак түгел җир эшләре вакытында эшчеләр казыганда иске фундамент өлешенә төшеп җитте. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды.
ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова редакция мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр иткәнчә, бу хәл турындагы мәгълүмат археологларга тапшырылган.
ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитетында борынгы корылмаларның калдыкларын ачыклау фактын расладылар. «Бу урынга археология, контроль һәм күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре җибәрелде, эшләр вакытлыча туктатылды», — дип шәрехләде комитет җитәкчесе Иван Гущин.