(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы сишәмбе көнне пленар утырышта хәрби хезмәткәрләр, мобилизация булган очракта, 16 яшькә кадәрге өч баласы булса, хатынының йөклелек срогы 22 атнадан да ким булмаса, армиягә чакырылудан кичектерелү турында закон кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Дәүләт Думасына кертелгән закон проектының беренче редакциясендә тәрбиясендә өч баласы һәм хатынының йөклелек срогы 26 атнадан да ким булмаган очракта гражданнарга хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерү тәкъдим ителгән иде. Икенче укылыш редакциясе тарафыннан хатынының йөклелек срогы 22 атнадан да ким булмаган һәм тәрбиясендә 16 яшькә кадәрге өч баласы булган гражданнарга чакырылу вакытын кичектерү хокукы билгеләү турында карар кабул ителде.
Шулай ук 16 яшькә кадәр бер һәм аннан күбрәк баласы булган яки йөклелек вакыты 22 атнадан да ким булмаган хатын-кызларга хәрби хезмәттән азат ителү мөмкинлеге бирелә.
«Төзәтмәләр контракт буенча хезмәт итүче хатын-кыз хәрбиләргә кагыла. Икенче төзәтмә - запаста торучы хатын-кыз гражданнар өчен, мобилизация вакытында алар хәрби хезмәткә җәлеп ителми», - дип аңлаткан иде элек РИА Новостига Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисенең беренче урынбасары Андрей Красов.