(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә бүген кич урыны белән боз һәм яшенле яңгыр, көчле җил көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20, урыны белән 23 метрга кадәр җитәчәк.