(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). 7 июльдән 10 июльгә кадәр «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды Казанда хәйрия ярминкәсе уздырачак, анда теләге булган һәркем катнаша ала. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
Шәһәр халкы балалар һәм өлкәннәр өчен кием-салым һәм аяк киеме сатып ала алачак. Барлык җыелган акчалар «Тормыш юлы» хәйрия акциясен гамәлгә ашыруга бирелә.
«Тормыш юлы» — социаль акция. Волонтерлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ялгыз пенсионерларга һәм аз керемле кешеләргә кайнар төшке ашлар белән ланч-бокслар, кирәк булганда дарулар илтә.
Хәйрия ярминкәсе дүрт көн дәвамында 9.00-19.00 сәгатьләрдә «Ярдәм» мәчете (Серов ур., 4а) территориясендә узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.