(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Тәтеш шәһәренең Свердлов урамында уен һәм спорт шәһәрчеге барлыкка килде. Шушы көннәрдә анда яңа җиһазлар урнаштыру эшләре төгәлләнде. Бу хакта «Авангард» газетасы яза. Балаларга заманча уен комплексы бик ошады, алар хәрәкәт активлыгы өчен шактый иркен һәм функциональ. Мәйданчыкка аттракционнар да урнаштырылды. Тәтешнең шәһәр башкарма комитеты эшләр идарәчесе Фәрит Гарифуллин сүзләренчә, барлык конструкцияләр куркынычсыз, нык һәм экологик чиста материаллардан ясалган. «Аттракционнар шәһәрлеләрнең үзара салым акчасына сатып алынган», — диде ул.