(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 июльдә, Татарстанда һава шартлары бозылырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Республика буенча урыны белән яшен булырга мөмкин. Шул вакытта көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал. Көндез давыл вакытында җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәргә һәм боз яварга мөмкин. Аерым алганда ,Казанда яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр булуы фаразлана. Татарстан башкаласында давыл булу ихтималы аз, әмма боз яварга мөмин. «Татар-информ» агентлыгы ял көннәрендә республикада эссе булачагын хәбәр иткән иде.