(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Питрәч районында Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гражданнар тавыш бирүне дәвам итә. Питрәч авылында Боз сарае бинасында 2400нче сайлау участогы 8.00 сәгатьтән ачылды. Сайлаучылар исемлегендә биредә 2079 кеше тора. Бу хакта «Вперед» газетасы яза. Бүген тавыш бирүнең җиденче көне. Күзәтүче Гөлнара Шәрипова сөйләгәнчә, тавыш бирү гадел бара. Ул сайлау участогында тавыш бирүнең чисталыгын беренче тапкыр гына күзәтми, шуңа күрә аны тәҗрибәле күзәтүче дип атарга мөмкин. «Барлык чаралар да үтәлде. Тәртип бозулар ачыкланмаган. Халык килә, барысы да актив тавыш бирә, — диде күзәтүче. Ул «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлүен сөйләде. Сайлаучыларга шәхси саклану чаралары һәм ручка бирелә. Гомумән алганда, Питрәчтә биш сайлау участогы эшли, анда 20.00 сәгатькә кадәр Россия Конституциясенә төзәтмәләр турында үз фикереңне белдерергә мөмкин.