Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Попова Путинга Россиядә Covid-19 авырулары саны кимүе турында әйтте

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның ачыкланган очракларының кимүе күзәтелә, бу исә балаларны савыктыру кампаниясен планлаштырырга мөмкинлек бирә. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова Россия Президенты Владимир Путин уздырган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Илдә эпидемиология вазгыяте тотрыклылана. Без илдә коронавирус белән авыруның беренче тапкыр ачыклана һәм теркәлә торган очракларының 10 көн дәвамында көн саен кимүен күрәбез. Бу бик уңай күрсәткеч. Инфекцияләнгән балаларның гомуми саны март башыннан 7 проценттан артмый», - диде Попова. Роспотребнадзор   башлыгы аңлатканча, сүз 0-18 яшьлек затлар турында бара.

«Бу күрсәткечләр безгә җәйге сәламәтләндерү кампаниясен планлаштырырга һәм эпидемиологик хәл  уңай булган төбәкләрдә үткәрергә кирәклеге турында сөйләргә мөмкинлек бирә», — диде ведомство җитәкчесе.

Анна Попова искәрткәнчә, беренче этапта сәламәтләндерү кампаниясен балаларны алар яши торган төбәкләрдән читкә чыгармыйча гына үткәрергә кирәк.

Роспотребнадзор башлыгы үз чыгышында ведомство хезмәткәрләре Covid-19 аркасында чикләүләр булган һәм инде алынган илләр тәҗрибәсен игътибар белән өйрәнә һәм җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә тәкъдимнәр әзерли, диде. «Без балаларның, алар янында булган хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә һәм ял тулы канлы булсын өчен лагерь эчендә битлек кимәскә мөмкинлек бирәчәк таләпләрне эшләргә тырыштык», — диде Попова. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus