Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Ак Барс» хоккейчылары, капкаларын «коры» калдырып, Мәскәүдән җиңү белән кайта

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүдә «Динамо» командасына каршы уенда җиңде. «Динамо» — «Ак Барс» матчы 0:2 исәбе белән төгәлләнде.

Уен алдыннан 1985-1996 елларда Мәскәүнең «Динамо» командасында уйнаган Игорь Дорофеев әләме күтәрелде. Ул «Динамо» составында биш тапкыр ил чемпионы булган бердәнбер хоккейчы. Матч Игорь Дорофеевның алканы символик рәвештә ыргытуы белән башланды.

Әлеге матчта 2000-2001 елларда «Ак Барс»та тренер булган Владимир Крикунов һәм шул ук командада уйнаган Дмитрий Квартальнов янәдән очрашты. Хәзер Квартальнов — «Ак Барс» тренеры, ә Крикунов «Динамо»ныкы. Мәскәүнең «Динамо»сы өчен уйнаган, «Ак Барс» һәм «Динамо» командаларында тренер булган Зиннәтулла Билалетдинов та трибуналарда утыра иде.

Җәрәхәт алу сәбәпле, 4 декабрьдән бирле уйнамаган Артём Лукоянов «Динамо»га каршы матчта бозга чыкты.

Беренче период. Өченче минутта Эмиль Галимов «Динамо» капкасына алка кертте, видеокабатлаудан соң капкачыга «Ак Барс» уенчысы комачау иткәне ачыкланды, гол саналмады (0:0). Унсигезенче минутта Станислав Галиев исәпне «Ак Барс» файдасына ачты (0:1).

Икенче периодта голлар булмады.

Өченче период. Тугызынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Воронков алканы «Динамо» капкасына кертте. Тик ул, кул белән этеп кертелгәнгә, исәпкә алынмады. Унынчы минутта Кирилл Петров күпчелектә гол кертә алды (0:2). Мэттью Фрэттин әлеге голга китергән нәтиҗәле пасы белән Континенталь хоккей лигасында 100нче очкосын җыйды.

Командалар составы:

«Динамо»:

Ерёменко (Бочаров);

Тарасов — Шипачёв — Яшкин, Хиетанен — Чайковски;

Индрашис — Полыгалов — Пулккинен, Волков — Миронов;

Алексеев — Игумнов — Брюквин, Григорьев — Зайцев;

Моисеев — Ефремов — Кулемин (Круглов), Аланов.


«Ак Барс»:

Рейдеборн (Билалов);

Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;

Галиев — Воронков — Зарипов, Юдин — Рукавишников;

Э. Галимов — Глухов — Лукоянов, Хенкель — Журавлёв;

Фрэттин — Санников — Ли (Дыняк), Лямкин.


«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк, Казан командасы Уфаның «Салават Юлаев»ын кабул итәчәк. «Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчы 23 гыйнвар көнне 19:30 сәгатьтә башлана.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus