Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яхина һәм Сладковский Coltа фаразы буенча лонг-лист геройлары унъеллыгына кергән

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Язучы Гүзәл Яхина һәм Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры Александр Сладковский Colta басмасы фаразы буенча геройларның унъеллык лонг-листына эләккән. Шорт-лист интернет-тавыш бирүдән соң төзеләчәк, ул 11 декабрьдә төн уртасында тәмамлана.

<~>

«Бу унъеллыкны кем билгеләгән? Аны нинди кешеләр алга этәргән? Постфактум кем — яки хәзер үк — аның символы булып эшли ала? «Уннан артык. Унъеллык геройлары» тавыш бирүендә катнашып, сез моны үзегез өчен дә, башкалар өчен дә билгели аласызмы?» — диелә онлайн-тавыш бирү текстында.

<~>

Геройларны сигез блокка бүлгәннәр. Дирижер Александр Сладковский җырчы Дмитрий Хворостовский, альтист Юрий Башмет, пианист Денис Мацуев һәм башка музыка эшлеклеләре белән беррәттән «Академия музыкасы» бүлегендә тәкъдим ителгән.

<~>

«Зөләйха күзләрен ача» һәм «Балаларым» романнары авторы Гүзәл Яхина «Әдәбият» категориясендә - номинант. Бу блокта шулай ук журналист Дмитрий Быков, язучылар Евгений Водолазкин һәм Леонид Юзефович һәм башка әдәбиятчылар да бар.

<~>

Режиссер, Казан дәүләт университетын тәмамлаган, «Рудник» дебют документаль кино фестиваленең арт-директоры Марина Разбежкина да унъеллыкның герое була ала. Ул «Кино» бүлегендә тәкъдим ителгән.

<~>

Казанда узган «Тынычлыкның яратылышы» бәйсез музыка фестивале арт-директоры Александр Чепарухин — «Заманча музыка» бүлегендәге номинантларның берсе.

<~>

Тавыш бирүдә катнашучылар бердән өчкә кадәр кешене сайларга мөмкин. Сайлаучылар фикеренчә, ул кешеләр Россиядә 2008-2019 еллар чорын билгеләүче билгеле шәхесләргә әверелгән булырга тиешләр. Тавыш бирү 11 декабрьдә төн уртасында тәмамлана. Нәтиҗәләр икенче көнне игълан ителәчәк.

<~>
 
<~>

<~>

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus