Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов: Яңа төр тикшерүләр бизнес һәм күзәтчелек низагларын киметәчәк

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Яңа төр тикшерүләр эшкуарлар һәм контроль-күзәтчелек органнары арасындагы низаглы хәлләр санын берничә тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән әңгәмә барышында «Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе» АҖ стратегик сессиясе нәтиҗәләре буенча хәбәр итте.

<~>

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән Программа контроль-күзәтчелек органнары тикшерү нәтиҗәләрен алырга һәм алар буенча кире элемтә калдырырга мөмкинлек бирә, диде Рөстәм Миңнеханов.

<~>

«Контроль-күзәтчелек органнары - хакимият органнары системасында мөһим структура. Алардан башка эш мөмкин түгел, әмма алар эшли торган гамәлләре өчен бөтен җаваплылыкны тоярга тиеш. Әлеге яңа төр тикшерүләр ярдәмендә бизнес һәм контроль-күзәтчелек органнары арасында конфликтлы хәлләр берничә тапкыр кыскарачак», – диде Татарстан Президенты.

<~>

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе» җәмгыяте – илдә кече һәм урта бизнеска ярдәм итә торган бердәнбер оешма.

<~>

«Корпорация эше - минемчә, кече һәм урта бизнеска ярдәм итүче бердәнбер мөһим институт», - диде ул.

<~>

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе» АҖ стратегик сессиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тикшерелгән бизнес» республика онлайн-сервисын һәм эшмәкәрләр өчен «Тикшерүләр көзге реестры» кире элемтә федераль механизмын берләштерергә тәкъдим иткән.

<~>
 
<~>

<~>

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus