Бу көннәрдә Саба йөзү бассейны хезмәткәрләре бергә җыелып токмач кисә. Алар менә шулай махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә алынган. Бу хакта «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе журналисты Раилә Галәвина хәбәр итә. Саба йөзү бассейны директоры Гөлназ Сафина сүзләренчә, коллектив бердәмлеге, уңганлыгы белән аерылып тора. Изге эшкә берәү дә читтә калмый күмәкләшеп кушылган. Һәр җәемне теләк тели-тели кисәләр. «Илебез тынычлыгы өчен яуда булганнарга ул ризык булып барып җитсен һәм тынычлык көннәре якынайсын», – ди алар. Читать дальше...
Казан шәһәренең «Татар утары» комплексындагы «Алтын күл» ресторанында шагыйрь Рәмис Аймәтнең «Мәгариф-Вакыт» нәшриятында дөнья күргән «Сүз иярә сүз» (күренекле шәхесләр белән гамьле әңгәмәләр) дигән китабын тәкъдим итү уңаеннан «Шәрык» клубы кичәсе үткәрелде.
Читать дальше...
Чувашия Республикасы Комсомол муниципаль округының үзәк китапханәсендә Гаилә елына багышланган түгәрәк өстәл узды. Анда быел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия студентлары көнендә, Себер-татар мәдәнияте үзәгендә «Яшьләр тукталышы» күңел ачу программасы узды. Бу турыда Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәнияте үзәгенең Вконтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның агросәнәгать комплексын (АПК) үстерү стратегиясен 2030 елга кадәр төзүне хуплады. Бу хакта республика җитәкчесе Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
Читать дальше...
Яшь башкаручыларны Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивалендә катнашырга чакыралар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәтендә хәбәр итә.
Читать дальше...
Казанда Иске Татар бистәсен төзекләндерү белән шөгыльләнергә планлаштыралар. Бу максатка 165,7 млн сум федераль акча һәм Татарстан бюджетыннан өстәмә 38,8 млн сум акча бүлеп бирелгән. Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта билгеле булды.
Читать дальше...
Узган елгы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, көч структуралары пенсионерларының контракт буенча хезмәт итү өчен түләүләрдән тыш, пенсиясе дә саклана. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә искәрттеләр.
Читать дальше...
Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы «Солдат альбомы-2024» конкурсын уздыра. Бәйге 1-18 февральдә узачак. 23 февральдә нәтиҗә ясала. Бу турыда конгресс сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Самараның Камышлы авылында Ә.Давыдов исемендәге мәдәният йортында Айсылу Камалетдинова җитәкчелегендәге «Дуслык» фольклор коллективының хәйрия концерты узды. Бу хакта «Самара татарлары» хәбәр итә.
Читать дальше...
Контракт төзегән очракта ДОСААФ 2024 елда да 105 мең сум түләячәк. Ул Татарстан Республикасы территориясендә контракт төзегән яисә аның территориясеннән чакырылган, ә соңрак шулай ук контракт төзегән һәр кешегә бирелә. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе Евгений Токмаков хәбәр итте.
Читать дальше...
Бүген Казанда 2023 елның 1 мартыннанн алып 1 октябренә кадәр дәвам иткән «Вәгазь» телевизион ачык конкурсына нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйге «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә оештырылды.
Читать дальше...
«ВКонтакте» социаль челтәрендә «Антология новой татарской поэзии в аудиоформате» («Яшь шагыйрьләр авазы») чыгачак, дип декабрь азагында хәбәр иткән идек. ВКонтакте челтәренә яшь иҗатчыларның 88 шигыре урнаштырылды. Аларны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов һәм Идел Кыямов укый. Идея авторы – Идел Кыямов. Проект Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән оештырылган.
Читать дальше...
Татарстан Язучылар берлегенең Берләшкән остаханәләр утырышында әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим ителде.
Читать дальше...
Язучылар Рафис Корбан, Рәфкать Кәрәми, Марат Әмирхан һәм Ләис Зөлкарнәй кандидитуралары Татарстан язучылар берлеге аша Тукай премиясенә тәкъдим ителергә мөмкин.
Читать дальше...
Россия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красников академия коллективы Россия Президенты Владимир Путинның 2024 елда сайлауда катнашу карарын хуплавын белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген «Сибирь» – «Ак Барс» хоккей матчы 0:4 исәбе белән Казан командасы файдасына тәмамланды. Уен Новосибирск шәһәрендә узды.
Читать дальше...
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Татарстан Язучылар берлегенә тәкъдим ителде.
Читать дальше...
«Россия гомумхалык берлеге» партиясе лидеры Сергей Бабурин Россия Президенты вазифасы өчен сайлау алды кампаниясендә алга таба катнашудан баш тарту турында карар кабул итүен белдерде. Бу хакта ул Үзәк сайлау комиссиясенә имзалар тапшырганнан соң хәбәр итте. РИА Новости шул хакта яза.
Читать дальше..."Россиийский общенародный союз" фиркасе лидеры Сергей Бабурин Үзәк сайлау комиссиясенә үзен хуплап җыелган имзаларны тапшыруга ук намзәтен кире алуы турында белдерде. Демократик фиркадән Ирина Свиридова исә кирәкле 100 мең имзаны җыя алмаган. Алар икесе дә Путинны хупларга чакырды.
Заключившим контракт на территории РТ выплата в 105 тысяч рублей от ДОСААФ продолжится в 2024 году.
Татарстанның терлекчелек тармагы аз үсеш алган районнарында халык санының кимүе күзәтелә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Читать дальше...
Керәшен җырларын яшь башкаручыларның XIII республикакүләм «Туым җондозы» фестивален оештыручылар сүзләренчә, берәр ансамбль фестивальдә җиңү яулаганнан соң, анда йөрергә теләк белдергән балалар саны арта. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Читать дальше...
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «ТатАгроЭкспо» комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә агросәнәгать комплексының казанышларын һәм яңа техникаларын күрсәттеләр. Экспозиция «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы мәйданчыгында урнашкан.
Читать дальше...
Бөгелмә районында татар халкының борынгы традицияләрен яңарталар. Шулай итеп, Карабаш авылында бик үк танылмаган, әмма экстрим өлеше белән мавыктыргыч булган «Аударыш» татар турниры узды. Бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» хәбәр итә.
Читать дальше...