Җәй көне Казаннан Мәскәү һәм Санкт-Петербургка очу ешлыгы арта. 1 июньнән үк башкалага тәүлегенә тугыз рейс, ә Санкт-Петербургка өч рейс башкарылачак, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Уфа шәһәрендә узачак «Китап - бәйрәм» китап ярминкәсендә 90 нәшрият катнашырга теләк белдергән, дип хәбәр итә «Башинформ».
Читать дальше...
2023 елда Татарстан башкаласында Җиңү көнен бәйрәм итүнең масштаблы программасы 140ка якын чараны — концертларны, ачык һавадагы музейларны, истәлекле мәйданчыклар ачуны, халыкара һәм федераль акцияләрне һәм башка активлыкларны үз эченә алачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
Читать дальше...
Бүген Казанда уза торган Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды кысаларында «Открытка сатып ал һәм якыннарыңа җибәр!» акциясе старт алды. Делегатлар «Татмедиа» һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә якыннарын ТР башкаласының төрле күренешләре яки татар телендәге мөрәҗәгатьләр белән сөендерә алды.
Читать дальше...
Рөстәм Миңнеханов республиканың биш кешесен «ТР алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән билгеләп үтте. Бүләкләү турында указ ТР җитәкчесе сайтында басылды.
Читать дальше...
Халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган «Шигърияткә сәяхәт» республикакүләм балалар бәйгесе җиңүчеләре бүген Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында бүләкләнде. Татарстан районнарыннан килгән 900дән артык иҗади эштән 27 җиңүче сайлап алынган.
Читать дальше...
Татарстанда атна ахырына бик җылы һава торышы киләчәк. Атна уртасында көнбатыш циклон аркасында республикада яңгырлар көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Читать дальше...
Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында җиңгән 10 балалар бакчасы сайлап алына, алар 500 мең сум күләмендә грантлар алачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Контракт буенча хезмәт итәргә хәрби хезмәткә чакырылучылар (срочниклар) бара ала. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Евгений Токмаков хәбәр итте.
Читать дальше...
Әдәбият галиме, профессор, тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин Габдулла Тукай әдәби музеенда «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның Габдулла Тукайны күтәрүе белән әдәбият тарихында калган шәхес булуын әйтте.
Читать дальше...
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Уфа дәүләт татар театры «Нур» актрисасы Гөлназ Мөхәммәдиевага Татарстанның атказанган артисты исемен бирде. Тиешле указ ТР җитәкчесе сайтында басылды.
Читать дальше...
Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев татар телен саклауны хәзерге буынның төп бурычы дип атады. Ул бу хакта III Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышында әйтте.
Читать дальше...
Казанда 24-26 апрель көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды үтә. Бүгенге пленар утырышта Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев съезд делегатларына дәүләт бүләкләре һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Читать дальше...
КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият галиме Таһир Гыйлаҗев Тукай музеенда «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә «Тукай гыйльмияте» дигән китабын тәкъдим итте. Китапның бер өлеше тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллин эшчәнлегенә багышланган.
Читать дальше...
Татарстан һәм Үзбәкстан үзара мөнәсәбәтләрен киңәйтүне дәвам итә. Моның дәлиле булып яңа объектлар: «Җизак» технопаркы һәм КФУ филиалы каршындагы яңа медицина белем бирү үзәге ачылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев белән очрашуда белдерде.
Читать дальше...
23 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында Казан урамнарында «Kazan Quest» уены булды. Быел уенда татар халкының мифологик персонажлары белән таныштырганнар. Квестның җиңүчеләрен 26 апрельдә 16:00 сәгатьтә Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә игълан итәчәкләр.
Читать дальше...
26 апрельдә 16:00 сәгатьтә Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә җанлы татар музыкасы һәм яшь бәйсез башкаручыларга багышланган концерт була. Бу көнне сәхнәдә Gauga, Said Olur, qaynar, ОММАЖ, Enaecash, Yatmas Dusai, АлияНур һәм яшь җырчы Анастасия Макарова чыгыш ясый.
Читать дальше...
III Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышында координацион совет җитәкчесен һәм аның урынбасарларын сайладылар.
Читать дальше...
КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Гаяз Исхакыйның мәкаләләре рус теленә тәрҗемә ителүе бик әһәмиятле дип саный. Ул бу турыда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның шәхси көндәлекләрен тәкъдим итү чарасында әйтте.
Читать дальше...Шул ук вакытта Башкортстан 2022 ел ахырында республика бюджетын 17,8 миллиард сум дефицит белән кабул итте.
На торжественном мероприятии чествовали работников местного самоуправления, добившихся высоких результатов, а также ветеранов.
Федерация Совет башлыгының беренче урынбасары Андрей Турчак федераль дәрәҗәдә 1 июльдә Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен булдырырга тәкъдим итте. Мондый тәкъдим белән ул Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Блогер, тел активисты «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең алып баручысы Ләйлә Лерон-Бахмутова акциянең 18+ тамгасы белән уздырылуына карамастан, чарада мәктәп балалары да катнаша алуын әйтте.
Читать дальше...Завтра днем, 25 апреля, на территории республики ожидаются небольшие дожди и ветер порывами до 14 м/с.
22 апрельдә Свердловск өлкәсенең Серов шәһәрендә «Надеждинский» мәдәният йортында «Без – Урал татарлары» III ачык фестиваль конкурсы узды, анда төрле номинацияләрдә һәм яшь категорияләрендә йөздән артык кеше катнашты.
Читать дальше...