22 апрельдә Свердловск өлкәсенең Серов шәһәрендә «Надеждинский» мәдәният йортында «Без – Урал татарлары» III ачык фестиваль конкурсы узды, анда төрле номинацияләрдә һәм яшь категорияләрендә йөздән артык кеше катнашты.
Катнашучылар өлкәнең Каменск-Урал, Лесной, Түбән Тура, Карпинск, Краснотурьинск шәһәрләреннән (Төньяк идарә итү округы шәһәрләре), шулай ук Советский шәһәрчегеннән килгәннәр. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашучылар татар һәм башкорт җырларын башкарды, башка иҗади чыгышлар булды. Жюри Гран-при иясен әгъзалары бертавыштан билгеләде - ул «Алтын Ай» татар мәдәнияте иҗат коллективы (җитәкчесе Нурия Роганина) булды.
Кичке якта «Родина» ял үзәгендә «Чулпан» татар мәдәнияте үзәгенең 30 һәм «Таң Йолдызы» халык ветераннар коллективының шулай ук 30 еллыгына багышланган чара узды. Даими вәкиллек консультанты Рифат Йосыпов ТР Даими вәкиллегенең Мактау грамоталарын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Юбилярларны шулай ук Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы, өлкәнең башкортлар корылтае, Серов шәһәре хакимияте вәкилләре, Серов шәһәр округы Думасы депутатлары, фестиваль-конкурска килгән предприятие, иҗтимагый оешма вәкилләре, татар һәм башкорт мәдәнияте коллективлары котлады.
Соңыннан «Чулпан» татар һәм башкорт мәдәнияте үзәгендә коллектив вәкилләре белән иҗади очрашу булды. Очрашуда уртак чаралар, шул исәптән «Сабантуй» бәйрәмнәрен үткәрү мәсьәләләре каралды. Бу чара Ураза бәйрәме уңаеннан мәчеттә әзерләнгән пылау белән сыйланып, баянга кушылып җырланган җырлар тәэсирендә төгәлләнде, диелгән хәбәрдә.